news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә ир-ат янгында агуланган

Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөгелмәдә 42 яшьлек ир-ат торак йортта янгында агуланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы фатир янган. Янгын турында хәбәр Бөгелмә районының 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 2 сәгать 56 минутта алынган. Янгын урынына 64нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрнең бер звеносы өч бүлмәле фатирга ишектән, икенчесе балкон аша үткән. Фатирда булган аңсыз яткан ир-атны коткаручылар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.

Янгын кухняда чыккан, 11 минуттан ут сүндерелгән.

Табиблар ир-атның янгын вакытында агулануын раслаган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot