Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе булачак
Чараны ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештыралар.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 7 декабрьдә Бөгелмәдә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Коронавиурс инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, чара ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырыла. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр инвалид кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак», диелгән хәбәрдә.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгаттьтә Бөгелмә, Октябрь урамы, 15 йорт, 1нче бүлмә адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (855-94) 4-47-07.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз