Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә ике наркопритонны япканнар
Фатирларын наркотикларга бәйле кешеләргә файдаланырга биргән хуҗалар җаваплылыкка тартылган.
(Бөгелмә, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә полицейскийлары шушы араларда гына Бөгелмә районы территориясендәге ике наркопритонны япты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
59 яшьлек ир-ат үзенең йорт-хуҗалыгын наркотикларга бәйле кешеләргә файдаланырга биреп тора торган булган. Ул көнне аны һәм андагы ике “кунак”ны – 1982 һәм 1983 елгы ир-егетләрне – наркотик кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен хастаханәгә алып киләләр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗаны Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.9нчы маддәсе нигезендә җавапка тартканнар. Аның торагын тикшергән чакта биредә чыннан да законга каршы гамәлләр кылынганын расларлык дәлилләр табылды.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять турындагы кодексының 232нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылды. Әлеге маддә буенча максималь җәза чарасы – 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шунысы игътибарга лаек, квартир хуҗасы шуңа охшаш җинаять өчен элек тә җавапка тартылган булган.
Икенче очракны ачыклау өчен эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә шулай ук оператив мәгълүмат этәргеч биргән. Хокук сакчылары Радищев урамындагы йортларның берсендәге урнашкан фатирга кергәндә, 33 яшьлек хуҗа янында “кунаклар” – 40 яшьлек хатын-кыз, 25 яшьлек егет тә була.
Торакны тикшерү барышында наркотиклар куллануга дәлил булып торырлык нәрсәләр: сыеклык салынган шешә, шприцлар, кондитерлык максатларында кулланыла торган мәк каплары табып алалар.
Беренче очрактагы кебек үк, бу юлы да притон тотучы беркайда да эшләми торган, элек тә хөкем ителгән кеше булып чыга. Наркопритон тоткан өчен аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз