news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә Җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшыру дәвам итә

Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гөлфия Вәгыйзь кызы Исмәгыйлевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлек медален тапшырдылар.

Бөгелмәдә Җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшыру дәвам итә
Оксана Гайсина

(Бөгелмә, 7 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Оксана Гайсина). Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшыру тантанасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, «Яшь гвардиячеләр» оешмасы активистлары белән бергәләп, бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гөлфия Вәгыйзь кызы Исмәгыйлевага «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлек медален тапшырды.

Кунаклар ветеранга хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм җан җылысын тоеп яшәвен теләде.




news_right_1
news_right_2
news_bot