news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән

Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Бөгелмәдә җиңел машина, җәяүлене бәрдереп, торак йортка килеп бәрелгән, шоферы үлгән

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кеше үлеменә китергән авария кичә кичке җиденчеләрдә Бөгелмәдә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм 18 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң кирпеч койманы җимереп, шәхси йортка килеп сыланган.

«Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган җәяүлегә Үзәк район хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot