news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Хәтер көне узды

"Шәфәгать иясе" исеме һәм гыйззәт билгесе Бөгелмә тегү фабрикасы директоры, "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы Салиха Гариповага тапшырылды.

(Бөгелмә, 11 апрель, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды ел да милли мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле эш күрсәткән шәхесләрне барлый. Ләкин чараның төп асылы булып күренекле татар тарихчысы, галим, мәгърифәтче Һади Атласины искә алу тора. Быел бу көн 8 апрельгә туры килде. Татар мәдәният үзәге залын тутырып, халык җыелды. 20 елдан артык тарихы булган Хәтер көненең кызыклы һәм мәгънәви булачагын аларның һәркайсы яхшы белә. Әлеге чараның даны Бөгелмәдә генә түгел, ә бөтен республикага таралган, дип яза район матбугаты.

Традиция буенча Хәтер көне Һади Атласи эшчәнлегенә багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Конференциядә катнашырга килгән кунакларны Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе каршы алды. Узган еллардан аермалы буларак, быел анда, Бөгелмәдән кала, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, хәтта Оренбург өлкәсенең Әсәкәй һәм Иске Мөэмин мәктәпләреннән килгән укучылар һәм укытучылар да катнашты.

Конференция тәмамланып, нәтиҗәләр ясалгач, көтеп алынган мизгел якынлаша. "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Фидакарь укытучы" һәм "Иҗтиһатлы укучы" исеменә кем лаек булуы ачыклана. Кайбер исемнәргә быел берәр генә түгел, ә берничә кеше лаек дип табылган. Укытучылар арасында үз тырышлыклары белән 9 остаз аерылып торган. Алар: 2 нче лицейдан татар теле укытучысы Рәфия Хөснетдинова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Фәүзия Зәйнуллина, "Батыр" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова, Бөгелмә районы мәктәпләрендә мордва телен өйрәтүче укытучы Раиса Иванова, Әлмәт шәһәренең 2нче лицей укытучысы Айгөл Кадыйрова, Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укытучысы Лилия Галәүова, Баулы шәһәренең 1 нче урта мәктәбе укытучысы Лениза Гәрәева, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укытучысы Зөлфирә Гарипова һәм Азнакай шәһәренең 4нче лицей укытучысы Эльвира Рәфыйкова.

Укучылар арасыннан да берсен генә сайлап алу мөмкин булмаган. "Иҗтиһатлы укучы" исеме алты балага бирелде. Аларның барысы да төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, мәктәп активистлары, сәнгатьле сөйләм осталары, сәләт ияләре. Кайсы шигырь, кайсы җыр белән үзенең "Иҗтиһатлы укучы" исеменә лаек булуын сәхнәдә басып торган килеш исбатлады. Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Ләйсән Маннапова, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучысы Ринат Камаев, Карабаш 2 нче мәктәбе укучысы Лия Хисмәтова, Азнакай шәһәренең 4 нче лицей укучысы Тимур Зарипов, Әлмәт шәһәренең татар гимназиясе укучысы Алсу Мансурова, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучысы Айгөл Гарипова – болар барысы да бу кичәнең йолдызлары.

Кем ул мәгърифәтче? Мәгърифәтче – ул аң-белем таратучы, галим, гыйлем иясе. Әлеге югары исемгә кем лаек икәнен без газетабызның үткән санында инде язып чыккан идек. 2017 елны Хәтер көнендә бирелә торган иң югары исемгә һәм гыйззәт билгесенә. Атаклы галим, милләтпәрвәр, күренекле җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Россия гуманитар фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, академик. Хатыйп Миңнегулов ия булды ул үз чыгышында Һади Атласины онытмыйча, аның истәлеген саклау эшен башкаручылар булуын хуплады.

Казанда Һади Атласины болай зурлап күтәреп чыкмаслар иде. Чөнки Татарстанда аның кебек милләтпәрвәр шәхесләр бихисап. Ләкин менә һәр төбәк үзе белән бәйле булган шәхесләрне истә тотарга тиеш. Улы Угыз Атласов әтисенең исемен агартуга зур өлеш керткән, бу өлкәдә шактый эш башкарган. Бүген дә әлеге эшне дәвам итүчеләр булу сөендерә. Сез башкаларга үрнәк булырлык эш алып барасыз. Шул юнәлештә дәвам итегез, – дип белдерде Хатыйп Миңнегулов.

"Шәфәгать иясе" исеме һәм гыйззәт билгесе Бөгелмә тегү фабрикасы директоры, "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы Салиха Гариповага тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100