Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдәге «Татнефть» заводында янгын чыккан
Бөгелмә механика заводы территориясендәге административ бинаның өченче катында мебельгә ут капкан.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бөгелмәдәге «Татнефть» заводында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән 112 бердәм номерына Бөгелмә механика заводы территориясендәге административ бинаның өченче катында янгын чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында ике кәнәфи һәм диванга ут кабуын ачыклаган. Янгын 28 квадрат метр мәйданга таралган. Бәхеткә, аны бик тиз сүндергәннәр.
Хәзерге вакытта белгечләр янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз