news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдәге газ үткәргечнең зыян күрүе турындагы эш контрольгә алынган

Бөгелмәдәге газ үткәргечнең зыян күрүе турындагы эш контрольгә алынган

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөгелмәдәге йортларның берсендә яшәүчеләр җир өстендәге газ үткәргече зыян күрү нәтиҗәсендә өченче көн газ белән тәэмин ителми.

Җир өстендәге түбән басымлы 159 миллиметр диаметрлы газ үткәргеч 8 гыйнварда Гафиатуллин һәм Гашек урамнары кисешкән урында зыян күргән. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм янгыннар булмаган. Фаразлаулар буенча, һәлакәт килеп чыгуның бер сәбәбе - хулиганнар эше. Әлеге эш Федераль куркынычсызлык хезмәте контроленә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot