Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллинның хәләл җефетен 101 яшьлеге белән котладылар
Газинур белән гаилә корганда Гыйльмурый әбигә 16 яшь тә тулмаган була.
(Бөгелмә, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Йосыпова). Күптән түгел Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хәләл җефете Гыйльмурый әби Гафиятуллина үзенең олуг бәйрәмен – 101 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Шул уңайдан Бөгелмә шәһәренең 6 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Хафизова җитәкчелегендә бер төркем укучылар, укытучылар, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлнур Хисамова, ак әби янында булып, хөрмәт иясен гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр.
Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Аның балачагы да хәсрәтсез үтмәгән, үги әти белән үскән. Соңрак алар Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп киләләр. Биредә язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштыра.
Яшь пар 1934 елда өйләнешә. Бу вакытта Гыйльмурый әбигә 16 яшь тә тулмаган була. Гыйльмурый белән Газинур Гафиятуллиннарның өч баласы туа: олы кызлары Сәмига, уллары Мөдәррис һәм төпчекләре – Әнвәр абый. Ул әтисен бер тапкыр да күрмәгән: Газинур фронтка китеп, ун көн үткәч дөньяга килә. Алай гына да түгел, әле үзе дә яп-яшь кыз булган Гыйльмурый сугыш чорында үзенең 3 баласыннан кала, апасының ятим калган ике баласын һәм эвакуацияләнгән 2 баланы тәрбиягә ала.
Гыйльмурый апаның тормыш юлы озын һәм бик бай. Ул Газинур Гафиятуллинга өч бала бүләк иткән генә булса да, аның аналык бурычы үтәлгән булыр иде инде. Ләкин балаларына әти кирәклеген аңлаган зирәк ана Азнакай якларыннан авылга көтү көтәргә килгән Исрафил Ибраһимов белән язмышын бәйләргә була.
Үз әтисен күрми дә калган Әнвәр абый әтиле булуына бик шатлана. Исрафил абзый да яхшы кеше булып чыга. Читләргә һәм үзенекеләргә аермыйча, балаларны үстереп, кеше итә.
Бүген Гыйльмурый апа Бөгелмә шәһәрендә Роза һәм Римма исемле кызларында кадер-хөрмәттә яши. Үз абый-апасы гүр ияләре булган Әнвәр абзый да әнисе, бу туганнары янына еш килеп, элеккеге елларны искә төшереп утырырга ярата. Хәзер аның 8 баласы, 17 оныгы, 26 оныкчыгы һәм 2 оныгының баласы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз