news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә гаилә корырга җыенган парлар өчен туй фестивале узды

Фестиваль программасында визажист-стилист, дизайнерлар, фотографлар, видеографлар белән очрашу һәм десертларны дегустацияләү каралган иде.

Бөгелмәдә гаилә корырга җыенган парлар өчен туй фестивале узды
bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 2 апрель, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). 31 мартта Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә булачак парлар өчен туй фестивале булып узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль программасында визажист-стилист, дизайнерлар, фотографлар, видеографлар, музыкант, хореографлар белән очрашу һәм десертларны дегустацияләү каралган иде.

Туй фестивале яшь бөгелмәлеләр өчен зур вакыйга гына түгел, ә туй индустриясе яңалыклары белән танышу да булды.

Булачак парлар биредә туй тантанасы бары тик матур тәэсирләр генә калдырсын, ә бу матур вакыйга турында хатирәләр озакка саклансын өчен бик күп киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишеттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100