Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә фатирда чыккан янгында зыян күрүче бар
Шәһәрнең Гафиатуллин урамындагы 32нче йортта чыккан янгын 18 квадрат метр мәйданга зыян салган.
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Бөгелмәдә фатирда чыккан янгында зыян күрүче бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шәһәрнең Гафиатуллин урамындагы 32нче йортта чыккан янгын турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген иртән алынган. Янгын 18 квадрат метр мәйданны биләгән, ул тиз арада сүндерелгән.

Нәтиҗәдә, янгында бер кеше зыян күргән, янгын сәбәпләре ачыклана.

Урында 64нче янгын-сүндерү часте, Бөгелмә янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, дознавательләр, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз