news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә эшче һөнәрләрен популярлаштыру өчен балаларга экскурсияләр уздыралар

Бөгелмә укучылары сөт ризыклары әзерләү технологияләре белән танышты.

(Бөгелмә, 25 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Айгөл Шәрәфиева). Татарстанда эшче кулларны арттыру максатыннан торып эш итәләр. Республика бүгенге көндә “WorldSkills Competition” бәйгесендә алдынгылар рәтендә бара. Шунлыктан “WorldSkills Competition 2019” һөнәри осталык буенча халыкара чемпионатын уздыру хокукына өмет баглый. Әлеге ниятне күздә тотып, һөнәри әзерлек стандартларын, икътисадны күтәрүгә Бөгелмә сөт комбинатыда үз өлешен кертә. Комбинатта, эшче һөнәрләрен популярлаштыру уңаеннан, балалар өчен экскурсияләр уздыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шушы көннәрдә 1нче мәктәп укучылары анда май, сөт, эремчек, сыр әзерләү технологияләре белән танышты. Экскурсиягә килгән 8нче сыйныф укучыларының Бөгелмә сөт комбинатын беренче тапкыр килеп күрүләре. Аларга барысы да кызык булды. Сыр, эремчек, май, әче төрдәге сөт ризыклары әзерләү технологияләре белән таныштылар. Укучылар акмайны сыек хәлдә күргәч, бераз аптырап та калды.

Әлеге экскурсияне мәшгульлек үзәге белән бергә оештырганнар. Бу эшче һөнәренең утта янмый, суда батмый торган хәзинә булуын дәлилләү максатыннан эшләнә. Бөгелмә сөт комбинатында экскурсиягә килүчеләрне бишкуллап каршы алалар. Биредә мәктәп укучылары сөт җитештерү процессын карап кына калмады, ә комбинатта әзерләнгән сөт ризыклары белән сыйландылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot