news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Бөгелмәдә эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

(Бөгелмә, 23 май, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Кичә Бөгелмә муниципалитетында узган киңәшмәдә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары өчен эшче кадрлар әзерләү, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының “ТРның һөнәри белем бирү системасын реформалаштыру турында” карарын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышынды.

Киңәшмәдә катнашучыларга шәһәр һәм районның Мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда хәбәр иткәнчә, яңа уку елы башыннан Татарстанда һөнәри белем бирү системасы яңа, кластерлы нигездә эшли башларга тиеш. Бөгелмәдә әлеге реформалар машина төзелеше техникумына, 12,48 һәм 75нче һөнири училищеларга кагылачак. Хәзерге вакытта республикада барлык квалификацияле таләпләргә туры килгән белгечләргә ихтыяҗ зур һәм әлеге проблеманы икътисадның төрле тармакларында белем бирү кластерлары булдыру юлы белән профессиональ әзерлек системасын төптән үзгәртеп хәл итәргә ниятлиләр. В.Кульбеда аңлатып узганча, белем бирү кластеры составына (ә аны 14 тармак юнәлешләре буенча төзегәннәр) вузлар, урта махсус уку йортлары, мәктәпләр һәм база предприятиеләре керә, алар кадрла әзерләүгә заказчы да булып тора. Башта белем бирү учреждениесендә укыячаклар, ә аннан соң предприятиедә производство практикасы булачак. База предприятиеләре тармак министрлыгына үз ихтыяҗлары турында мәгълүмат бирә һәм дәүләт заказы системасы аша кластерга заявка булдырыла. Барлык әзерләнгән белгечләр дә республика икътисады өчен кирәкле була.

Шәһәр һәм районда эшләр торышы белән Халык мәшгульлеге үзәге директоры Алексей Пеньков таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 2007 ел башыннан үзәккә эш эзләп яки консультация өчен 5 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 84 процентка артыграк. Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан исәпкә куелган гражданнарның 37 проценты эшкә урнаштырылган. Бүгенге көндә эшсезләрнең саны 840 кеше тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, эшсезлек саны 25 процентка кимегән. Эшсезләрнең профессиональ составына анализлау эш белгечләре арасында машина йөртүчеләр, сатучылар, каравылчы, җыештыручы, кательный операторлары, ә хезмәткәрләр арасында хисапчылар, икътисадчылар, юристлар, техниклар күп булуны күрсәтә. 2007 елның 20 маена Бөгелмәдә буш эш урыннары 444 булган, бу - узган елдагыдан 36 процентка артыграк. Элеккечә үк хезмәткәрләрнең җенес, һөнәри әзерлек, квалификациясе һәм хезмәт хакы шартлары буенча ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында тигезсезлек саклана. Бер буш “хатын-кыз вакансиясенә” 4,9 эшсез дәгъва кыла, авылда бер буш эш урынына чиратта 52 кеше тора. Бөгелмә муниципаль районында гомуми ихтыяҗның 79 проценты эшче кадрлар тәшкил итә. Эш бирүчеләрдә машинистлар һәм машинист ярдәмчеләре, юл монтажлаучылар, токарь, фрезеровщик, электр белән эретеп ябыштыручылар, тегүчеләр, сатучылар, иминият агентлары, менеджерларга ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта “Бөгелмә электр насослары заводы”на 12 мең оклад белән 13 токарь, 13 хезмәт хаклы 4 фрезеровщик, локомотив депосына 10 машинист һәм 10 мең хезмәт хаклы шул кадәр үк машинист ярдәмчеләре кирәк.

Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев барлык мәктәп, училище, техникум һәм вуз директорларына яшьләргә, икътисадчы һәм юристлар булып укып чыккач, вакытында һәм адекват рәвештә юнәлеш билгеләүдә ярдәм итәргә киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot