news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара ралли автопарадында "КАМАЗ-Мастер" командасы да катнаша

Парадта Россия, Казахстан һәм Кытайдан 40 автомобиль катнашачак.

Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара ралли автопарадында "КАМАЗ-Мастер" командасы да катнаша
архив/Ильнар Тухбатов

 (Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Бүген, 14 июльдә, Бөгелмәдә “Ефәк юл” халыкара раллида катнашучылар парады узачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмәдә яшәүчеләр шәһәр үзәгеннән узачак ярыш автомобильләрен күрә ала. Парадта Россия (“КАМАЗ-Мастер”командасы да), Казахстан һәм Кытайдан 40 автомобиль катнашачак. Тамашачылар автомобильләр фонында сельфи ясый һәм пилотлар белән аралаша ала.

  • Бәйрәмдә 13.00 сәгатьтә иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Автомобильләр парады 15.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм чараларыннан соң автоколонна Бөгелмәдән Әстерханга кузгалачак. Анда 20 июльдә халыкара ралли башлана.

Быел Россиянең “КАМАЗ-Мастер” командасын 6 экипаж тәкъдим итәчәк. Ралли сигезенче тапкыр уза. Ярыш маршруты Әстерхан, Волгоград, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Калмыкия аша узачак. Ярышлар атна дәвамында дәвам итәчәк. Финиш 27 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100