Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә дүрт катлы йортның бер фатирында ир-ат янып үлгән
Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәп булган дип фаразлана.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә дүрт катлы йортның бер фатирында ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнге өчләр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Гоголь урамындагы дүрт катлы йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр бер бүлмәле фатирда 48 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.
Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәп булган дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз