Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә чит ил машинасы “зебра”да әнисе белән кызын бәрдергән
Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). “Форд Фьюжн” машинасы Бөгелмәдә “зебра”да әнисе белән кызын бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. “Форд Фьюжн” машинасының 40 яшьлек йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә әнисе белән кыз баланы уздырмаган.
40 яшьлек хатын-кыз һәм аның җиде яшьлек кызы җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.
Баланың бәрелгән һәм сыдырылган урыннары бар. Әнисендә медиклар ябык баш җәрәхәте һәм баш мие селкенү куркынычы булуын әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз