news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән

Авария кичке унда Калинин урамында килеп чыга.

Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бөгелмәдә өч җиңел машина белән авариядә ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренә караганда, кичә кичке уннар тирәсендә Калинин урамында юл-транспорт һәлакәте булган. 14 нче модельле «Лада» һәм ике «КИА» бәрелешә.

«Лада» зур тизлек белән беренче «КИА»ны куып җитә, шуннан ул икенче чит ил машинасына килеп бәрелә. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күргән ике кешене хастаханәгә алып киттеләр», — дип аныкладылар авария шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot