Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә «Бу шәһәр синең белән – минеке» дигән акция уздырдылар
Чара туган шәһәрнең тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән.
(Бөгелмә, 18 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмәдә Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре «Бу шәһәр — синеке һәм минеке» дигән махсус акция уздырды. Чара туган төбәккә багышланган матур әдәбиятны һәм документаль әсәрләрне укучылар арасында популярлаштыру һәм шәһәребезнең тарихи-мәдәни мирасын саклау максатын күздә тотып оештырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Китапханәче кыскача гына 1736 елдан — татар авылы, 1741 елдан хәрби гарнизон бистәсе, ә инде 1781 елдан өяз шәһәре буларак билгеле булган Бөгелмәнең ил тарихында тоткан роле һәм әһәмияте, шулай ук аның күренекле тарихи-мәдәни урыннары турында сөйләде.
Шәһәрдәшләр белән әлеге темага әңгәмәләр уздыргач, аларга мәгълүмати флаерлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз