news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә беренче җәйге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Беренче ярминкә кереме 1 милллион сумнан артык тәшкил иткән

(Бөгелмә, 10 август, «Татар-информ, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре элеккедән иртәрәк башланды. Быел корылык шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле культураларны җыю эшләрен төгәлләде диярлек һәм продуктларын сатарга әзер.
Бөгелмә мэры Илдус Кыямов тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм бәяләр белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Шәһәрлеләр тауар ассортименты һәм бәяләрнең базарныкыннан арзан булуыннан канәгать калды. Мисал өчен, сыер итенең бер килограммы 160 сум, дуңгыз ите – 150 сум, кош ите – 55 сум, бәрәңге һәм яшелчәләр – 15-20 сум, югары сортлы онның 50 килограммы 650 сум.
Халыкка шулай ук төрле ярмалар, сөт һәм май, йомырка, ашлык, катнаш азык, печән һәм салам да тәкъдим ителде. Беренче ярминкә кереме 1 милллион сумнан артык тәшкил иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot