Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә беренче класска керүче балаларга ярдәм күрсәтелгән
Тәүге тапкыр укырга баручыларның 5 процентка якыны - күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән
(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Быел Бөгелмәнең 1 300 баласы беренче сентябрьдә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларның 64е - күп балалы, аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдән. Алар иң беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ. Шул уңайдан республикада инде 16 ел “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе эшләп килә. Быел аңа август башында старт бирделәр. Акция кысаларында республикада 30 мең балага ярдәм итү күздә тотыл, дип яза “Бөгелмә авазы” газетасы.
Кичә Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән шәһәр депутатлары 24 балага букчалар тапшырды. “Балаларны мәктәпкә әзерләү - бик мәшәкатьле эш. Бер баланы аягыннан башына кадәр киендереп, кирәк-яракларын әзерли башласаң, кимендә 10-15 мең сум акча кирәк. Ә безнең 7 балалы гаиләбез өчен бу - зур чыгым. Депутатлар тапшырган бүләк безнең өчен зур ярдәм булып тора, бик зур рәхмәт. Аңлап эш итәләр”, - ди кызы беренче сыйныфка керәчәк Ирина Набережнева.
Моннан тыш, 2016 елда “Үземнең шәхси тормышым булачак” проекты тормышка ашырыла башлады. Ул инвалид балаларга мәктәптән соң зур тормышка аяк басканда ярдәм итүне максат итеп куя. “Яңарыш” дип аталган физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры Елена Старостина сүзләренә караганда, аларда тәрбияләнеп тернәкләндерү курслары узган балаларның быел 5се институтка, ә 7се техникумга укырга керә алган. “Бу безнең өчен - горурлык. Учреждениебездә инвалид балаларга тормышта кирәк булган күнекмәләрне бирәбез. Димәк, тырышлыгыбыз юкка узмаган”, - ди ул шатланып. Шушы көннәрдә әлеге үзәктә дә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе багышланган чара узган. Балалар мәктәпкә әзерлекләрен күрсәткән, төрле викториналарда катнашкан. Ә беренче сыйныфка баручы 4 балага мәктәп букчалары бүләк иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз