news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә бер ир элекке хатынының сараена ут төрткән

Килгән зыянны 25 мең сумга бәяләгәннәр.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бөгелмәдә яшәүче ир-атны элеккеге хатынының әнисенең сараен яндыруда гаепләп, хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачкыланганча, җәй уртасында 54 яшьлек исерек ир элекке хатынының әнисенең агач сараена ут төрткән. Ханым килгән зыянны 25 мең сумга бәяләгән. Ир-ат үзенең бу адымын элеккеге хатыны белән мөнәсәбәтләрен яңартасы килү теләге белән аңлаткан.

“Ут төртеп чит кеше милкен юкка чыгару” маддәсе нигезендә аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot