news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ул көнне махсус әзерләнгән төшке аш мәҗлесендә сыйланды.

Бөгелмәдә балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

(Бөгелмә, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Бөгелмәнең “Радуга” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегендә шәһәрнең күп кенә оешма-предприятиеләре әзерләгән кирәк-яракларны тапшырдылар. Бу хакта безгә социаль педагог Ольга Лукашова хәбәр итте.

Шәһәрнең Үзәк мәчете дә әлеге хәйрия акциясендә ел саен актив катнаша. Бу эшне биредә җәй башында ук башлап җибәргәннәр, изге Гает көннәрендә дистәләгән балага уку әсбаплары – язу кирәк-яраклары биреп куелган иде инде.

Бу юлы да Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов егермеләп балага шундый ук мәктәп кирәк-яраклары тупланмаларыннан торган бүләкләр тапшырды. Кунаклар – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре ул көнне махсус әзерләнгән төшке аш мәҗлесендә сыйланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100