Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды
Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган.
(Бөгелмә, 7 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе — «король игезләре». Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган. Ата-аналар балаларын Тея, Мөнисә, Инесса, Роксана, Энгель, Эльмар, Захар кебек гадәти булмаган сирәк исемнәр дә кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
432 гаилә — беренче, 43 гаилә — икенче, 24 гаилә өченче сабыен алып кайткан. Тагын ун гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган. Иң зур бала 4 560 граммлы булып туган, иң кечкенәсе — 855 граммлы. Иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң яшь әнигә — 18 яшь. Иң өлкән әти белән әнигә 47 һәм 43 яшь.
Кызлар арасында Милана, Ульяна, Анастасия, малайлар арасында Радмир, Матвей исемнәре һаман да үз популярлыгын югалтмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз