news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә балалар һәм яшьләр ялы турында фикер алыштылар

Шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юлламаның уртача бәясе 21 көнгә – 16 мең 406 сум тәшкил итәчәк.

(Бөгелмә, 27 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәдә балалар һәм яшьләр ялы турында фикер алыштылар. 2019 елда гаризалар кабул итү кампаниясе 25 марттан башлана һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бөгелмә муниципаль районы хакимиятендә 2019 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, аны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Ризванова алып барды.

2019 елда гаризалар кабул итү кампаниясе 25 марттан башланды һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларына ата-аналардан (балаларның законлы вәкилләреннән) гаризалар кабул ителә.

Шәһәр яны ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юлламаның уртача бәясе 21 көнгә – 16 мең 406 сум тәшкил итәчәк.

"Салют", "Сосновка" балалар сәламәтләндерү лагерьларында, Зәй районының "Жемчужная" ял базасында, Әлмәт шәһәренең "Зәңгәр күл" санаторий-профилакторийларында сәламәтләндерү һәм ял итү планлаштырыла.

Утырыш ахырында Эльвера Резванова ассызыклавынча, уртак бурыч – балаларны актив ял белән җәлеп итү, ул оешкан төстә, кызыклы һәм сәламәтлеккә файда белән үтсен иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100