news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә балалар бакчаларында туган телне өйрәнүгә багышланган семинар уза

Семинар вакытында бу районның эш тәҗрибәсе белән танышу, остаз мәктәпләре, методик һәм дидактик әсбаплар күргәзмәсен оештыру көтелә

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, белем бирү һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасында мәгарифнең торышы, проблемалар һәм перспективалар” дип аталган республика август киңәшмәсе тәкъдимнәрен тормышка ашыру максатында, 16 декабрьдә Бөгелмәдә “Мәктәпкәчә яшьтәге баланың мөһим үсеш факторы буларак, туган телне практик яктан үзләштерү” дигән республика семинары уздыра.

Семинарга мәгариф бүлекләре һәм идарәләренең мәктәпкәчә белем бирү өчен җаваплы белгечләре, информацион-методик үзәкләр методистлары чакырулы.

Семинар вакытында бу районның эш тәҗрибәсе белән танышу, остаз мәктәпләре, методик һәм дидактик әсбаплар күргәзмәсен оештыру көтелә.

Җыенның эше «Тургай», «Батыр» балалар бакчалары һәм «Журавушка» прогимназиясе базасында оештырыла. Пленар утырыш Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда уза. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot