news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак

Быелгы фестиваль Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Бөгелмәдә Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак
dumrt.ru

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Шәгъбан аеның дүртенче көнендә (28 мартта), Бөгелмәдә «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: «Соло» һәм «Ансамбльләр».

Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68нче йорт адресы буенча кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100