news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә башлыгы “Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр объектларын карады

Районда төзекләндерүгә мохтаҗ объектларны барладылар.

(Бөгелмә, 7 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Бикбулатова). Атна башында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров “Төзелеш мохите” кысаларында шәһәр объектларын карады, дип яза җирле басма.

Модульле чаңгы базасы турында инде күптән уйлана идек. Берничә урын каралды, иң уңышлысы дип, Мәдәният һәм ял паркы табылды. Чөнки биредә ел фасылының кайсы ае гына булмасын, гел кеше күп. Бирегә еш кына спорт төрләре белән шөгыльләнергә киләләр. Якын-тирә мәктәпләр дә физик культура дәресләрен паркта уздыра, – диде район башлыгы Линар Закиров.

Барлык уңайлыклар да булган чаңгы базасы быелгы кышта эшли башлаячак. Анда душ, чишенү бүлмәләре бар. Һәм базага 100 пар чаңгы кайтарылачак. Теләге булган һәркем кышын арендага чаңгы ала алачак.

Аннары район башлыгы Бөгелмә машина төзелеш техникумындагы ресурслар үзәгенә юл алды.

Биредә ремонт эшләре төгәлләнгән, уку бүлмәләренә җиһазлар кайтарасы гына калган. Ресурслар үзәге техникумга зур мөмкинлекләр бирә. Алар хәзер биредә универсаль белгечләр үстерә ала.

Алар технолог та, механик та, электрик та булачак. Беренче төркемгә 25 кеше җыелды. Мондый белгечлек Россия буенча бары унлап уку йортында гына бар, – дип белдерде Бөгелмә машина төзелеш техникумы директоры Ирек Хабипов.

Бу проектны бездә төзергә рөхсәт алу өчен озак тырыштык. Бөгелмә машина төзелеш техникумында ресурс үзәге проекты инде тормышка ашырылган. Ул финиш ноктасына якынлашып килә. Җиһазлар килеп җитәсе генә калды. Әлеге үзәккә без зур өметләр баглыйбыз, – дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.

Тукай урамында урнашкан 6нчы “Дюймовочка” балалар бакчасы хәзер балаларны кояш кебек балкып каршы ала. Ул ерактан ук нур чәчеп, “биредә ремонт эшләре узды” дип кычкырып тора.

Дюймовочкалылар район башлыгы килүгә ныклап әзерләнгән. Ишек төбеннән үк алар кунакларны шарлар, шигырьләр һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Балалар бакчасы җитәкчелеге подрядчы оешма “СМП-189” җәмгыяте вәкилләренә һәм район башлыгы Линар Закировка җылы сүзләр белән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Ремонтка кадәр бинаның халәте бик начар булган, түбәдән су аккан, хәтта кайбер бүлмәләрдә күгәрекләр дә барлыкка килә башлаган булган.

Ремонттан соң бинага керүе рәхәт. Тәрбия бирү учреждениеләре күптән капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Быел 3 балалар бакчасын уңышлы гына ремонтлап чыктык. Хәзер алар гел икенче якты төсләр белән балкый, бирегә йөрүче балаларның гына түгел, ә аларның әти-әниләрнең дә кәефен күтәрә. Әлеге программа алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Төзекләндерәсе учреждениеләр саны бездә әле байтак, - дип белдерде Линар Закиров.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100