Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә автоинспекторлары үз эшләре буенча хисап тотты
Бөгелмә автоинспекторлары агымдагы елның 9 аенда башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Бөгелмә, 15 октябрь, «Татар-информ», Маргарита Суворова). Бөгелмә автоинспекторлары агымдагы елның 9 аенда башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар. Бу чорда Бөгелмә районында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 109 кеше җәрәхәтләнгән.
Юл һәлакәте килеп чыгуда элеккечә каршы як полосага чыгу, исерек килеш руль артына утыру, тизлекне арттыру сәбәп булып тора. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләренең саны 8 процентка кимегән, зыян күрүчеләр саны – 17 процентка, юлда балаларның җәрәхәтләнү күрсәткече 38 процентка төшкән.
Бу очраклы гына түгел. Районда һәлакәтләрне кисәтү буенча зур эшләр башкарыла: автотранспорт предприятиеләренең шоферлар составы белән очрашу, балалар һәм аларның әти-әниләре белән фикер алышу, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә викторина, конкурс һәм ярышлар үткәрү.
Моннан тыш, пассажирларны йөртүче предприятие һәм оешмаларны контрольдә тоту көчәйтелгән. ЮХИДИнең Бөгелмә эчке эшләр бүлеге белән шәһәр таксилары җитәкчеләре, шулай ук пассажирларны йөртүчеләр белән барлык шоферларны наркотик матдәләр куллану-кулланмавына медицина тикшеренүе үтү өчен килешү төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз