Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә артистларын Иосиф Кобзон исемендәге фестивальдә катнашырга чакыралар
Берничә ел дәвамында фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаган иң яхшы авторларны Иосиф Кобзон сайлап алды.
(Бөгелмә, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәдән җыр башкаручыларны Иосиф Кобзон исемендәге "Гринландия" Бөтенроссия авторлык җыры фестивале кысаларында уза торган "Мин яратам сине, тормыш" исемле читтән торып үткәрелә торган конкурста катнашырга чакыралар. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә, дип яза район газетасы.
Берничә ел дәвамында фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаган иң яхшы авторларны Иосиф Кобзон сайлап алды. Соңгы ун ел дәвамында җырчы оештыру комитеты рәистәше була, читтән торып конкурс жюриена ике тапкыр, 2015 һәм 2016 елларда керә, «Гринландия» дә зур концерт белән чыгыш ясый.
Конкурста сүз һәм музыка авторлары, композиторлар, шагыйрьләр һәм иҗат коллективлары катнаша ала. Яше чикләнмәгән. Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 12 ноябреннән 20 апреленә кадәр кабул ителә. Финалистлар 2019 елның 31 маенда игълан ителәчәк.
"Мин яратам сине, тормыш" конкурсында җиңүчеләрне 2019 елның 19 июленнән 21 июленә кадәр Киров өлкәсендә Быстрица елгасы ярында узачак XXVII Бөтенроссия "Гринландия" авторлык җыры фестиваленә чакыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз