news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә акробатлары Урал Кубогында уңышлы чыгыш ясап кайткан

Ярышларда беренче тапкыр катнашкан Анжелика Ковалева һәм Александра Валовская пары өченче урынны яулады.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Пермь шәһәрендә акробатика буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анастасия Филатова, Анастасия Иванова, Ангелина Кливизаль составында Бөгелмә кызлары триосы “көмеш”не алып кайткан һәм Россия спорт остасы программасын үтәгән. Роман Бердников һәм Данил Тимофеев шулай ук икенче урынган лаек табылган. Кристина Ларина һәм Данил Кожеватов пары “бронза” медален яулаган. Алар шулай ук Россия спорт остасы программасын үтәгән. Бу хакта “Бугульминская газета” яза. 

Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашкан Анжелика Ковалева һәм Александра Валовская пары өченче урынга күтәрелгән. Яшьләрнең тренерлары: Ирина Кожеватова, Луиза Фәттахова, Зинаида Нуждина, Ольга Кливизаль һәм Гөлнара Филатова.

news_right_1
news_right_2
news_bot