news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөерләр өчен иң зарарлы продукт аталды

Еш кына авыру бөерләр үзен ачык симтомнар белән чагылдырмый, дип искәртә белгеч.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Хәтта сәламәт бөерләрнең дә дошманы — гади тоз, дип сөйләде «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында табиб-нефролог Людмила Артюхина. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч хәзерге җәмгыятьтә фастфуд һәм ярымфабрикатлар, шулай ук тоз салынган продуктларны артык куллану проблемасына игътибар итә.

«Өстәвенә, кешеләрдә тоз кабул итүчәнлек дәрәҗәсе дә югары», — дип ассызыклады Артюхина.

Аның сүзләренә караганда, еш кына бөерләргә бәйле проблемалар булганда авыр симптомнар күренми, шуңа күрә пациентлар еш кына авыруның җитди стадиясендә үк хастаханәгә эләгә.

Артюхина билгеләп үткәнчә, артериаль кан басымына бәйле проблемалар булган очракта, тикшеренергә кирәк.

Ул бөерләр сәламәтлеге өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, дип нәтиҗә ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot