news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Б.Ельцин исемендәге китапханәдә дәүләтчелегебез белән бәйле документлар саклана - И.Әюпова

Китапханә үзәкләре Татарстан Республикасы Дәүләт архивының уку заллары базасында урнашкан.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе ресурсларына читтән торып тоташу үзәкләре үз эшләрен башлап җибәрде. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы уку заллары базасында урнашкан.

Бүген шундый ике уку залының берсендә – Татарстан Республикасы Дәүләт архивының 8 Март урамында урнашкан бинасында – тантаналы рәвештә әлеге Үзәк ачылды.

Үзәкне Президент китапханәсе уку үзәгенең беренче укучыларына һәм журналистларга Татарстан Республикасы Архив эше буенча буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова тәкъдим итте. “Хәзер хәтерне, документаль мирасны саклау институтлары үзгәрешләр кичерә, - диде ул. - Бөтенебез дә беләбез, реферат язу өчен, хәтта диплом яклау өчен дә китапханәләрдә һәм архивларда утыру мәҗбүри түгел. Интернетта мәгълүмат җитәрлек. Әмма бер проблема бар: сез Интернетта алган мәгълүматның - дөрес, чыганакларның ышанычлы булуына ышанып бетә алмыйсыз. Хәзер елдан-ел ышанычлы мәгълүмат алу мөмкинлеге арта бара. Документларны үзең бәяли алу – ул ирекле булу. Чөнки еш кына чит кешеләр бәясен файдаланабыз. Безнең хәзер цифрланган документларга үтеп керү мөмкинлеге артты, чөнки Татарстан Дәүләт архивы Ельцин китапханәсе белән актив хезмәттәшлек итә башлады. Биредә дәүләтчелегебез белән бәйле уникаль мәгълүмат саклана. Боларның беренчел чыганак булуы зур кыйммәткә ия”.

Ирада Әюпова Президент китапханәсе аша Татарстан Республикасы архивларында сакланган цифрланган документларга да үтеп керү мөмкинлеген әйтте. “Татарлар Россия регионнарында күп яши. Аларның бу документларга үтеп керү мөмкинлеге арта”, - диде ул.

Президент китапханәсе белән Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге күптән дәвам итә. Хезмәттәшлек турында килешүгә 2010 елда нигез салынган иде. Килешү уртак мәгариф һәм мәдәни проектларына, тәҗрибә уртаклашуга юл ача. Мәсәлән, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Идел буе округы Арбитраж суды, Россия Федерациясе Хәрби көчләренең гомумхәрби академиясе филиалында, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музеенда Президент китапханәсе ресурсларына тоташу мөмкинлеге бар.

Әлеге Үзәк аша Казан шәһәре халкы һәм кунакларына Президент китапханәсенең электрон фонды китапларын, уникаль документларны, архив материалларын алу мөмкинлеге туа. Әлеге фонд 550 мең саклау берәмлеген тәшкил итә. Фонд материаллары арасында Татарстан Республикасы тарихына бәйле китаплар һәм документларның электрон нөсхәләре дә бар. Тематик коллекциядә Татарстанның XVI гасырдан башлап XXI гасыргача географик халәтен, административ, социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсешен тасвирлаган цифрлаштырылган архив документлары, эзләнүләр, очерклар, рәсем һәм картографик материаллар, аудио һәм видеоязмалар, шул исәптән, республиканың хәзерге Конституциясе дә саклана.

Уку залына теркәлү өчен паспорт булуы шарт. Электрон абонемент булдырган кулланучы Президент китапханәсендә сакланган уникаль документларга үтеп керә ала. Президент китапханәсе вәкилләре төп кулланучыларның гыйльми хезмәткәрләр һәм студентлар булуын әйттеләр.

Хәзерге вакытта илнең 85 регионында 400дән артык ераклаштырылган тоташу үзәге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100