news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөекбританиядә соңгы биш елда 360 качак-бала югалган

Качак-балалар юкка чыгуда кеше сату, психологик җәрәхәттән качарга омтылу, шулай ук депортациядән куркып хакимияткә ышанмау сәбәп булырга мөмкин.

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәрдән башка, мөстәкыйль рәвештә качаклар буларак Бөекбритания килгән йөзләгән бала ил территориясендә югалган, дип яза Британиянең Independent газетасы хәбәренә сылтама белән РИА Новости. 

Газета мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда илгә 10 меңгә якын балигъ булмаган бала килгән. Алар сугыштан, хәерчеклектән һәм туган илләрендә әзерлекләүдән качкан. Яңа илдә аларны балалар йортларына яки яңа гаиләләргә билгелиләр, ә социаль хезмәткәрләр аларның иминлеген күзәтергә тиеш.

Биш елда хакимиятнең күз уңыннан 360 чамасы бала юкка чыккан. Аларның 200е ике ел социаль хезмәткәрләр белән элемтәгә чыкмый, бу борчуга сала. Лейбористлар бу вазгыятьтә җитәкчелек итүче хакимиятне гаепли.

Качак-балалар юкка чыгуда кеше сату гамәлләре, психологик җәрәхәт яки стресстан качарга омтылу, шулай ук депортациядән куркып хакимияткә ышанмау сәбәп булырга мөмкин дип билгеләп үтелә газетада.

Европол күзәтү агентлыгы мәгълүматлары буенча, шундый 10 меңгә якын бала Европа территориясендә югалган дип санала.

Элегрәк Германиянең Федераль криминал полициясе 2016 елда илдә 18 яшькә кадәрге югалган мигрантлар саны 8991 кеше тәшкил итә дип хәбәр иткән иде. Ә 2015 елда ил территориясендә 5835 балигъ булмаган мигрант югалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100