news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөекбритания, Франция һәм АКШ Берләшкән милләтләр оешмасы Куркынычсызлык советын җыя

Илләр Россия тарафыннан хуплана торган "Көнчыгыш Алеппода хәрби акцияне" ачу китергеч дип атаганнар.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бөекбритания, Франция һәм АКШ Берләшкән милләтләр оешмасы Куркынычсызлык советын Сирия буенча ашыгыч утырышка җыя. Очрашу бүген җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә ( Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә) узарга тиеш. Бу хакта «Интерфакс» вазгыять белән таныш дипломат сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк инициатор илләр Сирия армиясенең Көнчыгыш Алеппода хәрби акциясен үткәрмәү яклы иде. "Без Берләшкән милләтләр оешмасы Куркынычсызлык советын бу конфликтның кансызлыгы, аерым алганда Алеппога һөҗүмгә җавап итеп ашыгыч өстәмә чаралары кабул итәргә өндибез", - диелгән хәбәрдә.

Документта шулай ук Европа Советының биш дәүләте һәм Югары вәкиле "Россиянең үз вазифаларын үти алмавына һәм үтәргә теләмәвенә карата безнең сабырлыкның чиксез булмавын белдергән". Илләр Россия тарафыннан хуплана торган "Көнчыгыш Алеппода хәрби акцияне" ачу китергеч дип атаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot