news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөекбритания 2019 елның мартына Евросоюздан чыга

Моңа кадәр Евросоюздан чыгуның төрле вакытлары аталган иде.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бөекбритания ике елдан соң, 2019 елның мартына, Европа Союзыннан чыга. Бу хакта Берләшкән Корольлекнең Brexit сораулары буенча министры Дэвид Дэвис хәбәр итте, дип яза Republic Sky Newsка сылтама биреп.

Элегрәк Британиянең Евросоюздан чыгуының төрле вакытлары аталган иде. Мәсәлән, Financial Times үз чыганакларына сылтама биреп, 2019 елның җәе дип язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot