news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан кешеләре турында яңа саннар ачыкланган

Яңа исәпләүләр буенча, сугышка ТАССРдан киткән 379 603 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, 259 473 кеше исән кайткан.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан кешеләре турында яңа саннар ачыкланган
Абдул Фархан

(Казан, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Хәтер китабы» редакторы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән кайткан Татарстан кешеләре турында яңартылган статистиканы әйтте.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында Бөек Ватан сугышында ТАССРның хәрби югалтуларына багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде.

«Хәтер китабы» редакторы Рамил Вәлиев Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган татарстанлыларның хәзерге көндә билгеле булган санын әйтте. «1993-2010 еллар аралыгында 374 284 һәлак булучы 27 томда исәпләп чыгарыла. Ун ел аралыгында без 5319 татарстанлыны таптык. Яңа исәпләүләр буенча 379 603 кеше сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган», — диде ул.

Түгәрәк өстәл вакытында китерелгән белешмәләрдән күренгәнчә, «Хәтер китабы» эшчәнлеге башланганчы сугышта 87 мең татарстанлы һәлак булган дип санала. Соңгы елларда аларның саны 350 мең тирәсе дип әйтелә. ТАССРдан сугышта катнашучыларның гомуми саны 700 мең тирәсе.

«Хәтер китабы»ның 28 нче томы 2021 елда татар һәм рус телләрендә басыла. Рамил Вәлиев сүзләренчә, әлеге исемлекләргә ТАССРда туган, ләкин сугышка башка өлкәләрдән чакыртылган, шулай ук туганнары Татарстанда яшәгән солдатларны да керткәннәр. 

Яңа исәпләүләр буенча сугыштан исән кайткан солдат һәм офицерлар саны — 259 473 кеше. «Алар җиңү белән кайтты» сериясендә томында исән кайтучыларның исемнәре һәм алар турында мәгълүмат урын алган. Гомуми алганда, «Хәтер китабы» базасында Ватан сугышында катнашкан 638 811 татарстанлы турында мәгълүмат бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100