news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнар хөрмәтенә чәчәкләр куелды

Йөзгә якын Казан рәссамы һәм Рәсем сәнгате училищесы студенты Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнар хөрмәтенә чәчәкләр куелды
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан рәссамнары Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовик рәссамнарны искә алдылар. Бу хакта Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышында йөзгә якын Казан рәссаме һәм Рәсем сәнгате училищесы студенты катнашкан. Утызлап рәссам сугыш кырында ятып калган. Казанның Заманча сәнгать галереясе алдына Истәлек билгесе алар хөрмәтенә куелган.

ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры Розалия Нургалиева, рәссамнар Фәрит Вәлиуллин, Камил Бәдамшин, Озад Хәбибуллин һәм башкалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган рәссамнар хөрмәтенә куелган Истәлек билгесенә чәчәкләр салды.

Сугышта һәлак булучылар арасында рәссамнар Усман Мусин, Рәхим Абҗәлиев, Латыйф Зыятдинов, Рәсем сәнгате училищесы укытучы Нәбиулла Вәлиуллин да булган. 

Мәхмүт Усманов, Виктор Куделькин, Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Байназар Әлмәнов сугыштан исән-сау кайтып иҗатларын дәвам иткәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot