news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак

Һәр елны бирелергә ниятләнә торган акча күләме 10 мең сум.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Бөек Ватан сугышында катнашучылар 2019 елда Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча алачак. Бу хакта “Җиңү” оештыру комитеты утырышында Россия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте, дип яза “Российская газета”.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне Җиңү көне юбилейларында гына түгел, һәр елны күрсәтүне моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Түләүләрләрне башкару өчен тиешле мәсьәләләр киләсе елның I кварталында тәкъдим ителәчәк, дип аңлата вице-премьер.

Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышында катнашучылар 2019 елда уртача аена 44 мең сум пенсия алачак, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100