news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм инвалидлар 3-12 майда транспортта бушлай йөри
Быел “Азимут” ААҖ аларны навигация дәвамында бушлай йөртү турында карар кабул иткән
Скопировать ссылку
(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан уздырыласы чараларда транспорт хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләр буенча ачыклык кертүне максат иткән брифинг уздырылды.
Республика матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларына республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган брифингта шул хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков һәм “Татавтотранс” корпорациясе” ААҖ генераль директоры Динар Миңнуллин аңлатма бирде.
РФ Хөкүмәтенең быел 29 апрельда кабул иткән 289 нчы күрсәтмәсе белән, Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм сугыш инвалидлары, шулай ук аларны озата баручы затлар 3 майдан 12 майга кадәрге көннәрне транспортта бушлай бара алачак. А.Галиәхмәтов сүзләренчә, ветеран һәм аны озата баручының ничә тапкыр бушлай баруы чикләнми һәм бу түбәндәге транспорт чараларыннан файдаланганда маршрутлар буенча да чикләүләр куелмаган: һава транспортында (экономкласс салонында), тимер юл транспортында (купе вагонында /урын-җир кирәк-ярагы да бирелә/ яки утырып бара торган урыннарда теләсә кайсы категория поездда барырга була), эчке су транспортында (елга транспортында, әгәр булса, III А һәм III Б категорияле каюталарда яисә утырып бара торган урыннарда), диңгез транспортында (әгәр булса, IV һәм V категорияле каюталарда яки утырып бару урыннарында), автомобиль транспортында (гомуми типтагы автобуста, шулай ук аркасы яткырыла торган йомшак урындыклы автобуста). Ветеранны озата баручының шушы нигездә бушлай бару документлары аның белән ветеран да барган очракта гына гамәлдә.
“Бу мөмкинлек кичәгедән гамәлгә кергәнгә, һава транспортыннан кала, калган төр транспорт компанияләренә ветераннар инде мөрәҗәгать итә дә башлады. Болардан тыш, республикада навигация барышында елга транспортыннан 2006 елдан бирле ветераннарга 50 процент ташламалы билет белән бару мөмкинлеге булдырыла килде, быел исә “Азимут” ААҖ Бөек Ватан сугышында катнашканнарны һәм сугыш инвалидларын навигация дәвамында бушлай йөртү турында карар кабул иткән”, - дип белдерде министр урынбасары. Шулай ук республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә җәмәгать транспортында әлеге төр категория гражданнар 3-12 май көннәредә бушлай йөри алачак, һәрхәлдә, автотранспорт компанияләре үзләрендә шундый карарга килгән.
Тагын шәһәрара автомобиль һәм тимер юл транспортында баруда да шундый мөмкинлек карала, бүгенгә Аксубай, Яшел Үзән, Менделеевск, Арча, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә муниципаль берәмлекләрендәге автотранспорт предприятиеләре ул мәсьәләне сугыш ветераннары һәм инвалидлары файдасына хәл иткән. Түбән Камадада ветераннарны шушы район территориясендәге сугышчылар каберлекләренә бушлай алып бару турында күрсәтмә имзаланган, дип белдерде А.Галиәхмәтов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2