news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышында булган “Т-34” танкы Васильево бистәсе үзәгенә мәйданга куелды

Легендар хәрби машина Новосибирскидан поезд белән бер атна килгән

(Яшел Үзән, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Илсөя Завилейская). Васильевоның Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган яңа мәйданына “Т-34” танкы куелды. Татарстанда мондый танк нибары икәү генә. Дошманны җиңү өчен алар зур өлеш керткән. Легендар хәрби машинаны бистә уртасына кую идеясе Васильево халкыныкы, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.

Борт номеры 032 булган бу танк 1943 елда блокадалы Ленинградны, Псковны, Риганы яклаган. Җиңүне каршы алган һәм тыныч тормышта Новосибирскида дислокацияләнгән 32нче аерым мотоукчылар бригадасы составында торган. 28 тонна авырлыктагы “Т-34” танкын нәкъ менә шуннан алып кайтканнар да. “Новосибирскидан танк поезд белән бер атна кайтты. Бер көн эчендә бистәдә урнаштырып та куйдык, - ди бистә башлыгы Олег Антонов.

Танкистлар көне алдыннан, ә ул Россиядә менә инде 70 ел билгеләп үтелә, республика хәрби комиссариатының Яшел Үзән бүлеге башлыгы әмере белән хәрбиләргә, курсантларга һәм кадетларга грамоталар бирелде, рәхмәтләр белдерелде. Ә легендар “Т-34” геройлар мәйданында үзенә даими урын биләде. Танкистлар көнендә 1нче мәктәп янында васильеволыларның барлык буыны диярлек җыелды.

Сугышта катнашкан Иван Максимов һәм танк гаскәре капитаны Владимир Пелехов “Т-34” белән якыннан таныш. “Без аның турында ишетеп белә идек инде, ул – легенда. Без аларга утырып йөргәндә үзебезне герой дип хис итә идек”, - ди Владимир Иванович.

news_right_1
news_right_2
news_bot