news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераны сугыш һәм тыныч тормыш турында китабын тәкъдим итте

«На войне, о войне, без войны» Александр Маловның унынчы китабы

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов өч өлештән — сугыш, госпитальдәге яралыларның истәлекләре һәм тыныч тормыштан торган мемуарлар һәм шигырьләр китабын тәкъдим итте. Чара «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узды.

«Китап өч өлештән тора. Беренче өлеше сугышка багышланган, икенче өлеше госпитальда минем белән яткан сугыш ветираннарының истәлекләреннән тора, өченче өлеше тыныч тормыш турында. Сугыш дүрт ел барган, ә мин 93 ел яшим һәм булган хаталарымны, вакыйгаларны шушы китапта күрсәтергә тырыштым», — дип хәбәр итте ветеран язучы Александр Малов.

Китап Бөек Җиңүнең 75-еллыгына һәм ТАССРның 100-еллыгына багышлана. Бу авторның унынчы китабы. 2005 елда язылган «Юность моя опаленная» дип аталган беренче китабы полкташлар форумына багышланган булган.

«Китапның тиражы 1 мең данә булачак, февраль аенда булачак тәкъдим итү чарасында 100 экземпляр тәкъдим ителәчәк, калган китаплар районнарга таратылачак», — дип белдерде автор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100