news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Чанышев вафат булган

Әнвәр Хәйдәр улы берничә буын кешеләр өчен остаз иде, ди Мәскәү татарлары җәмгыяте.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Кайгылы хәбәр – 93 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, төрле орденнар белән бүләкләнгән шәхес, җәмәгатьче, Мәскәү татар автономиясенең актив әгъзасы Әнвәр Чанышев вафат булган. Бу хакта Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәр итә.

1924 елның 2 октябрендә Башкортстанның Бүздәк районы Күзәй авылында туган Чанышев Әнвәр Хәйдәр улы төрле елларда ЦСКА һәм Мәскәүнең хәрби-патриотик тәрбия үзәген җитәкли, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы була.

"Әнвәр Хәйдәр улы берничә буын Мәскәү кешеләре өчен остаз иде. Үз халкына һәм Ватанга хезмәт итү, эшен ярату буенча үрнәк булды! Безнең җәмәгатьчелек ветеранны лаеклы рәвештә соңгы юлга озатырга тиеш – бу үзен татар санаган һәр кешенең бурычы", – диелә Мәскәү татарлары җәмгыяте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot