news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бөек Ватан сугышы ветераннарына яктылыкны кире кайтаргыч күкрәк билгеләре таратылачак
Төрле төсләрдәге шундый билгеләрдән башта мәктәп балалары 4 кв.м мәйданда “Җиңү” ордены ясаячак
Скопировать ссылку
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның 90 нчы мәктәбендә 7 май көнне “Җиңү” ордены” дип аталган акция үткәреләчәк.
Шәһәр мәгариф идарәсе, республика ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм “3М” халыкара җитештерү корпорациясе вәкилләре катнашындагы әлеге чарада, концерт куюдан тыш, мәктәп балалары ветераннарга махсус бүләк тапшырмакчы була. Мәктәп күләмендәге ачык дәрестә укучылар төрле төстәге яктылыкны кире кайтаргыч берничә йөз күкрәк билгеләреннән (значоклардан) мозаика рәвешендә 4 кв.м мәйданда “Җиңү” ордены сурәтен ясаячак. “Җиңү” ордены исә югары хәрби орден санала, бер яисә берничә фронт масштабындагы хәрби операцияне уңышлы уздыру нәтиҗәсендә вазгыять Совет Армиясе файдасына тамырдан үзгәргән өчен армиянең югары команда составы вәкилләре СССР Югары Советы Президиумы Указы белән генә бүләкләнгән, хәрби җитәкче үлгәннән соң, орден Алмаз фондына тапшырылырга тиеш булган.
Сугыш чорында бирелгән дәүләт бүләкләре буенча ветераннар консультант ролен башкарачак, орден һәм медальләрнең кайсы очракларда бирелгәнен, шуңа бәйле вакыйгалар турында балаларга сөйләячәк.
Орден сурәтен җыйганда яктылыкны кире кайтаргычлар куллану очраклы гамәл түгел, чөнки ветераннар еш кына транспорт юлларында куркыныч хәлгә тара, шуны истә тотып, укучылар ветераннарга әлеге күкрәк билгеләрен тапшырачак. Шул рәвешле, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әлеге билге рульдәгенең күзенә чагылып күренәчәк.
Оештыручылардан булган “3М” корпорациясе вәкилләреннән алынган мәгълүмат буенча, бу акция компаниянең регионара проекты булып тора һәм ул юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “100 процентлы күз күреме” дип аталган программа былтырдан бирле гамәлдә, быел исә ул, Казаннан тыш, Россиянең Мәскәү, Санкт-Пектербург, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләрендә тормышка ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot