news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак өчен Татарстанга 20 млн сум бүлеп бирелә

Россия Хөкүмәте илнең 65 төбәгенә барлыгы 1 млрд сум акча бүлеп бирәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак өчен Татарстанга 20 млн сум бүлеп бирелә
Михаил Захаров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен Россия хөкүмәте 20 млн сум акча бирәчәк. Бу максатларда Россия төбәкләренә барлыгы 1 млрд сум каралган. Әлеге карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыккан.

«Татарстан Республикасына — 20169,3 мең сум», — диелгән документта.

Иң күп сумма Санкт-Петербургка (134812,7 мең сум), Ростов өлкәсенә (103006,5 мең сум), шулай ук Башкортстанга (100173,9 мең сум) биреләчәк. Гомуми сумма — 1,046 млрд.

Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өстәмә акчалар исәпкә баскан 607 ветеранга яңа йортка күченергә ярдәм итәчәк.

Ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен 2020 елның апрелендә 350 млн бирелгән булган. Бу акчалар ярдәмендә 200дән күбрәк кеше яңа йортлы булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100