news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы ветераннарын мэр Казан Ратушасына җыя

Бу хакта мэриядән хәбәр алынды

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 2 апрель көнне 10.30 сәгатьтә Казан Ратушасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булачак. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы” медален тапшыру тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашыр дип ниятләнә.

“Татар-информ” агентлыгы аша мэрия әнә шул хакта игълан итә.



news_right_1
news_right_2
news_bot