news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак

Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 меңнән артык кеше алачак.

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә унар мең сум акча алачак. Бу хакта ТАСС Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерә.

“Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Россия Федерациясе гражданнары булган һәм даими рәвештә Россия Федерациясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстония Республикасында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар алачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Түләүләр турындагы тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин 6 майда имзалаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100