news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә Кызыл Йолдыз ордены таныклыклары тапшырылды

Фронтовикларның үлеменнән соң дистәләрчә еллар үткәч каһарманнар үз бүләкләренә лаек булды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә Кызыл Йолдыз ордены таныклыклары тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарының Казанда яшәүче гаиләләренә Кызыл Йолыз орденының бүләкләү таныклыклары тапшырылды. Бу фронтовиклар 1941-1945 елларда бүләкләнгән булган. Фронтка хәрби хезмәткә алынган вакытта исәп язмалары илтифатсыз алып барылган – сугышка киткән Совет солдатларының фамилияләре, исемнәре, туу еллары буталган. Шуңа күрә бүләкләр еллар буе үз каһарманнарын таба алмаган. Ярты гасырдан артык вакыт үткәч, үлеменнән соң бүләкләнгән ике фронтовикның гаиләләренә аларның орден белән бүләкләнүе турында документ тапшырылды.

Бүген иртән Бестужев урамындагы шәхси йортында Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаевны һәм хәрби комиссариат вәкилләрен 33-нче гвардия укчы дивизиясенең 91-нче гвардия укчылар полкы взвод командиры Сергей Дмитриевич Колотыгин кызы– Валентина Толмачева каршы алды.

“Без әтиебезнең 1942 елның июлендә үлгәннән соң орден белән бүләкләнүе турында мәгълүматны Интернетта таптык. Ул фронка киткәндә, мин бик кечкенә идем һәм аны хәтерләмим. Әти чираттагы сугышларның берсендә, алган яралардан һәлак булган һәм үз бүләген ала алмый калган. Әлеге вакыйга безнең гаилә өчен бик әһәмиятле”, - дип сөйләде Валентина Толмачева.

“Ветеранны яисә аның гаилә әгъзаларын табу өчен барлык документларны өйрәнү кирәк. Мондый эштә ялгышу мөмкин түгел. Бүләк үз хуҗасын табарга тиеш. Бүген орденга таныклыкны Сергей Дмитриевич Колотыгинга тапшырыр алыннан зур эш эшләнде. Ул яраланганнан соң, госпитальгә озатылган вакытта башка бер шәһәрдә төшереп калдырылган. Фронтовик үлеменнән соң бүләкләнгән. Тарихны ничек булганын белү өчен архивларны тикшерергә, мәгълүматларны һәм документларны чагыштырырга кирәк булды. Күп документларда язу аерыла, шуңа күрә бу эзләү Россиянең төрле районнарындагы хәрби комиссариатлар отрядларының эшен һәм вакытын таләп итте”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Маршал Чуйков урамы буенча кунакларны 32-нче аерым тау-укчылар бригадасының 1-нче тау-укчылар батальоны бүлеге командиры, 1910 елда туган Андрей Михайлович Ачин кызы – Нина Павлова көтте. 1945 елның 10 май көнне Андрей Ачин бүлекчәсе Кырым үрләренең берсен алганы өчен, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

“1941 елда ул үзе теләп сугышка киткәндә, миңа бер яшь кенә булган, мин аны хәтерләмим. 1944 елда ул алган яраларыннан Казан госпиталендә вафат булган. Бу документларны бүген кулыма ала алуым белән мин бик горурланам”, - дип уртаклашты Нина Павлова.

“Әлегә Татарстанда исәпкә алынмаган бүләкләр бар дип әйтә алмыйбыз. Хәрби комиссариатка һәм Россия Оборона министрлыгына килгән белешмәләр Татарстан Республикасында шул вакытта ук эшкәртелә. Бүген без монда Татарстан Президенты кушуы буенча тантаналы рәвештә бүләкләрне тапшырырга килдек. Гадәттә күп эзләү эшләре “Үлемсез полк” акциясеннән соң башлана. Яшь буын бу эш белән аеруча кызыксына. Бүләкне тапшыру мөмкинлеге буенча мәгълүматны тикшергәннән соң, без бу эшне бик теләп эшлибез”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100