Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Әлмәттә төп чыршы утларын кабызды
Кыш бабай кулдан язылган хатларга өстенлек бирә, электрон почта аша килгәннәрен дә яратып укый.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Әлмәттә төп чыршы утларын кабызды, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль район башлыгы матбугат хезмәте.
Кыш бабай башта 25 нче мәктәптә булып, физик мөмкинлекләре чикле һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен оештырылган чыршы бәйрәмендә катнашкан. Шул ук көнне тылсымчы бабай Әлмәт балалар йортында, “Кванториум” балалар технопаркында булган һәм барысын да Яңа ел бәйрәме белән котлаган.
Кыш бабай кулдан язылган хатларга өстенлек бирүен, электрон почта аша килгәннәрен дә яратып укуын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз