news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Казанның балалар йортларында булачак

Казан сәяхәт юлының нәкъ уртасы, кунаклар биредә 2 декабрьгә кадәр булачак.

Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай Казанның балалар йортларында булачак
Султан Исхаков

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Татарстан башкаласына кичә “Кыш бабай белән НТВ сәяхәте” акциясе кысаларында Бөек Устюгтан Кыш бабай килде, ул балалар йортларында, социаль-реабилитация үзәгендә булачак һәм Әмәт урманында зур бәйрәм оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында Кыш бабай үзе һәм аның ярдәмчеләре, НТВ телеканалы җитәкчесе һәм хезмәткәрләре сөйләде.

15 еллык тарихы булган акция быел 3 атнага алдан башланды. Бөтен Россия буенча поездда барып мөмкин кадәр күбрәк бүләк өләшү өчен Кыш бабай җитәкчелегендәге НТВ командасы 1 ноябрьдә Владивостокка төшкән. Казан сәяхәт юлының нәкъ уртасы, кунаклар биредә 2 декабрьгә кадәр булачак.

“Без бер елда күңел түрендәге теләкләр үтәүне сорап язган 40 меңнән артык хат алдык. Партнерлар ярдәме белән берничә дистә бүләкне ике айда таратачакбыз”, - дип сөйләде НТВ генераль директоры Алексей Земской. Кичә НТВ командасы Казанда «Добрая волна» фестивалендә катнашкан.

Кыш бабай өлкәннәргә мөрәҗәгать итте. Ул һәр икенче хат “Әти кайтсын!” дигән үтенеч белән килә дип сөйләде. Тылсымчы әниләргә мөрәҗәгатендә: “Елаклар үстермәгез! Батырлар физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да көчле булырга тиеш. Еш кына теплицадагы кебек үстерелгән ир-ат өйләнгәч җитди проблемалар белән очраша һәм гаиләсен, үз балаларын ташлый. Балалар 3-4 яшьтән үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнсен. Алар мөстәкыйль булсын. Без проблеманы бергә хәл итәргә тиеш, үзем генә булдыра алмыйм”, - диде.

Кыш бабай НТВ белән сәяхәтен тәмамлагач, өена кайтып, Яңе ел алдыннан чәкчәк белән үлән чәе эчәргә һәм мунча керергә хыяллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100