news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Новгородта хаталы язылган Грамотаның беренче каен тузы үрнәген тапканнар

Фәндә озак еллар каен тузындагы язмаларда күпсанлы хаталар барлыгы турында фикер яшәп килгән.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бөек Новгородта археологик казылмалар барышында, күзгә күренеп торган орфографик хаталары булган Урта гасырлар чорына караган беренче Грамотаны тапканнар, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Табылдык 2016 елда Бөек Новгородның тарихи үзәгендә Посольская урамында археологик казу эшләре алып барганда килеп чыккан булган. Артефактка лингвистик анализ үткәрелгәннән соң,  Грамота текстының каен тузындагы хәзерге вакытта билгеле булган хаталы язылган бердәнбер хат үрнәге икәнлеге ачыкланган.

Каен тузы Грамоталарын тикшерүче, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Зализняк сөйләвенчә, озак вакытлар фәндә каен тузындагы язмаларда күпсанлы хаталар барлыгы турында фикер яшәп килгән. Әмма әлеге теория дөрес булып чыкмаган. Текстта хата дип табылган элементлар көнкүреш график системасы үзенчәлекләренең китаптагыдан нык аерылуы белән аңлатылган.

Зализняк Бөек Новгородта табылган Грамотаны “грамотасыз хат үрнәге” дип атаган. Галим сүзләренчә, Грамота авторы, хат язганда, психик проблемалар (дисграфия) белән бәйле өлешчә тайпылышлар кичергән. Новгород хат авторы, бер иҗек язып, кирәкмәгәнгә аны күп тапкыр кабатлаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100